Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында уку елы башлану, кайнар ризык белән тәэмин итү һәм сыйныф җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылды. Исегезгә төшерәбез, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан шулай ук «кайнар линия» эшли башлады. Консультацияләр тәүлек әйләнәсендә 8-800-200-91-85 телефоны буенча үткәрелә.