– Минем әти-әнием саңгырау иде. Шуңа күрә сурдотәрҗемәгә ихтыяҗның зурлыгын бик яхшы аңлыйм, – диде ул. – Бу бик мөһим белем дияр идем. Ник дигәндә, ул янәшәдәгеләрне аңларга ярдәм итә. Әлеге төркем белән без беренче тапкыр октябрь аенда очрашкан идек. Хәзер белемнәрне яңартабыз, тагын да тулыландырабыз.
Курска йөрүчеләр арасында Елена Тришкина да бар. Ул 3 нче поликлиникада өлкән медицина регистраторы булып эшли. Аны курсларга йөрергә беркем дә мәҗбүр итмәгән.
- Мин ишарәләр белән сөйләшүне үзләштерүне үзем өчен кирәк дип саныйм. Безнең медицина учреждениесенә телсез-чукраклар да килә. Без аларны аңларга һәм кирәкле табибларына озатырга тырышабыз. Мин инде бераз аларның телен аңлыйм. Аларга ярдәм итә алуыма бик шатмын, – диде ул.