Әлмәттә «Бала - төп пассажир!» акциясе

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

25 августта "Игътибар-балалар!" чарасы кысаларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ идарәсе «Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль идарәсе белән берлектә чираттагы "Бала-төп пассажир!" акциясе үтте.

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләрнең яшь пассажирларны йөрткәндә махсус балалар өчен тотып торучы җайланмалардан башка транспорт чараларын куллануларын, шулай ук автокреслоларны дөрес урнаштыруларын тикшерделәр. Автокреслоларда һәм (яки) куркынычсызлык каешлары эләктереп куелган кечкенә пассажирларга тематик китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International