Түбән Мактамада яшәүче тыл ветераны Нәҗмиев Мәхмүт Хөснетдин улына 90 яшь тулды.
Мәхмүт абый бүген иртәдән котлаулар кабул итә. Юбилярны әлеге күркәм вакыйга белән котларга Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, Түбән Мактама башкарма комитеты, район ветераннар Советы, «Әлмәтнефть» идарәсе вәкилләре, балалары, туганнары һәм якыннары килгән иде.