30 ветеранга фатир алу өчен акча килгән

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Мәгълүм булганча, илебездә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы эшли.

Аның нигезендә Әлмәт муниципаль районында яшәүче ветераннарга да фатирлар бирелә. Шушы көннәрдә 30 ветеранга фатир алу өчен акча килгән. Реестрда тагын 14 ветеран исәпләнә. Социаль яклау идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, программа эшли башлаганнан алып барлыгы 294 ветеран барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителгән.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International