Татарстан механизаторлары "Иң яхшы комбайнчы" исеме өчен ярышалар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Конкурс 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, һөнәрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, ТР агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International