Ел саен уздырыла торган ярышларны ТР буенча ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте оештырды. 20 августта Казанда "Автоледи-2020" машина йөртү осталыгы республика конкурсына йомгак ясалды.
Беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыш районыннан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорск районыннан Диана Закирҗанова өченче булды.