Бүген мәгариф системасы хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев катнашты.
Укытучылар конференциясе барышында балалар бакчалары, урта мәктәпләр, урта һәм югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге казанышлар, шулай ук хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләр әйтелде.