“Россия Кубогы”на Бөтенроссия турниры кабат Әлмәттә

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
“Теннис-сити” үзәгендә теннис буенча “Россия Кубогы”на Бөтенроссия турниры башланды.

Әлеге бәйгедә катнашучыларны Әлмәт бишенче тапкыр кабул итә. Бу юлы илнең 40 шәһәреннән 60 тан артык спортчы ярыша. Аларның иң яше 15 тә. Турнир 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшыларны ялгыз һәм парлы разрядларда ачыклаячаклар. Узган ел бу бәйгедә ялгыз разрядта Мәскәүдән Маргарита Гаспарян беренче урынны яулаган иде. Теннис буенча Россия җыелма командасы составына кергән бу спортчы быел да катнаша. Әлмәткә бишенче тапкыр килгән спортчының шәһәр турында фикере ачык. “Уңайлыгына һәм төзеклегенә эре шәһәрләр кызыгырлык”, - ди Гаспарян. Ул нефтьчеләр башкаласыннан быел да Кубок белән китәргә ниятли.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International