Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә дәүләт грантын ала алалар, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Катнашу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Моны укучы үзе эшли ала, әгәр аңа 14 яшь тулса, яки аның законлы вәкиле. Уңай хәл ителгән очракта порталда шәхси кабинетка грант алу өчен килешү җибәреләчәк.