Әлмәт муниципаль берәмлеге сайты җиңүчеләр исемлегендә

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
ТР Дәүләт информацион хезмәте составындагы “Татарстан Республикасы рәсми порталы” сайтлары арасында икенче ел рәттән бәйге оештырыла. “Иң яхшы Татарстан Републикасы муниципаль берәмлеге сайты” номинациясендә Әлмәт кабаттан җиңүчеләр исемлегендә.2012 ел нәтиҗәләре буенча безнең сайт 3 нче урынны алды. 2011 елда сайт эшчәнлеге 1 нче урынга лаек дип бәяләнгән иде.

Бәйге нәтиҗәләре 11 февраль көнне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегиясе утырышында игълан ителде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка призлы урын өчен бүләкләрне ТР Президенты Рөстәм Минеханов һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров тапшырды.

Коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2012 ел нәтиҗәләренә йомгак ясап, 2013 елда тармак алдында торган бурычларга тукталды. Аның чыгышынан күренгәнчә, узган ел мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының тулай кереме 2011 ел күрсәткечен 10 процентка арттырып 44 млрд сум булган. Быел тармакның тулай керемен 46,2 млрд сумлык итү бурычы куела. Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча, бүгенге көндә Татарстанда халыкка һәм бизнеска электрон юл белән 138 төрдәге хезмәт күрсәтелә. Электрон хезмәтләр төп ике юл – ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) белән инфоматлар челтәре ярдәмендә алына. 2012 елда татарстанлыларга 16 млн 300 мең электрон хезмәт күрсәтелгән. uslugi.tatarstan.ru порталында 2012 елда 2,12 млн уникаль кулланучы булган. Ә порталда шәхси кабинетларын теркәүчеләр саны 100 тапкырга арткан һәм аларның саны узган ел 256 меңгә җиткән. 2013 елда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үз алдына республикада сыйфатлы цифрлы телевизион сигналларны кулланучылар өлешен 84 процентка, югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителешне 75 процентка җиткерү, студентлар өчен электрон зачет кенәгәләрен,Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә пациентларның электрон карталарын гамәлгә кертү, “Иннополис” иярчен-шәһәренең беренче комплексы, “IT-Университет Иннополис” проектын башлап җибәрү кебек өстенлекле бурычлар куя.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International