Алексей Песошин әлмәтлеләрне өй туе белән котлады һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешенең барышын тикшерде

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәткә эш визиты белән килде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә ул Бигаш урамындагы 139 нчы күп фатирлы йортны ачу тантанасында катнашты.

«Көнбатыш капкалар» микрорайонында 14 катлы 413 фатирлы йорт "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелде. Подрядчы оешма — «Арслан» ҖЧҖ, генераль проектчы - «Артпроект» ЯАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International