16 августта «Нефтяник»ның чираттагы көндәше Самара ЦСК ВВС булды. Җомга һәм шимбә көннәрендә алар Казанда "Барс" белән уйнады һәм безнең команда белән очрашу алар өчен өченче рәттән булды.
Киләсе атна ахырында, 21 һәм 22 августта, "Нефтяник" үз бозында Түбән Каманың "Торос" командасы белән очрашачак.