“Татарстанда чаңгы юлы" акциясе кысаларында 24 меңнән артык әлмәтле чаңгыга басты

2013 елның 10 феврале, якшәмбе
10 февраль көнне Әлмәттә “Татарстанда чаңгы юлы” акциясе кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара агымдагы елда халык күпләп катнаша торган ярышларның беренчесе. Чаңгы ярышларында нефть сәнәгате, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр, урта махсус һәм югары уку йорты студентлары, мәктәп укучылары теләге булган барлык кеше дә катнашты.

Чаңгы трассасының шәһәргә якын урынга –ипподромга салынуы да масса күләм шууларның нәтиҗәле булуына нигез булып тора. Традиция буларак оештыручылар чаңгы ярышларын спорт бәйрәменә әверелдергәннәр, сәүдә рәтләре, күңел ачу программасы – бар да спортны сөючеләр өчен.

Төп ярышлар башланганчы, 8–9 февраль көннәрендә район һәм шәһәрнең барлык уку йортлары, мәктәпләрдә спортның әлеге төренә карата кызыксыну уяту максаты белән ярышлар уздырылган иде инде. Бу көннәрдә чаңгыга авыл мәктәпләреннән 2753, шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 16123 укучы басты.

9 февраль көнне “Снежинка” ял һәм сәламәтлендерү комплексында район беренчелеге чемпионаты кысаларында иң көчле чаңгычылар көч сынашты. 2,3,5 км ераклыкта иң җитезләр һәм чыдымнар билгеләнде.

Ярышларны ачу тантанасы 11 сәгатьтә шәһәр мәйданында башланды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәрбер катнашучыга күтәренке кәеф, чаңгы юлын җиңел генә узуларын теләде.

Беренче булып VIP ярыш оештырылды. Оешма, предприятие, район һәм шәһәр җитәкчеләре ( барлыгы 53 кеше ) бердәм булып чаңгыга басты.

11 сәгать 30 минутта аларны мәктәп укучылары алмаштырды. Масскүләм ярышларда 1150 укучы катнашты.

Урта һәм югары уку йорты, хезмәт предприятиеләреннән узышларда катнашучылар саны 4400 гә кадәр җитте.

Беренче тапкыр “Татарстанда чаңгы юлы” акциясе кысаларында авыл җирлекләрендә дә ярышларда үткәрелде һәм аларда 310 кеше катнашты.

10 февраль көнне узган спорт бәйрәменә килеп чаңгыга басучылар саны 5913 булса, Әлмәт муниципаль районында “Татарстанда чаңгы юлы” акциясе кысаларында быел әлеге спортын үз итүчеләр саны 24996.

Зур оешканлык белән узган сәламәтлек һәм спорт бәйрәме мондый күмәк чараларны ешрак уздырырга кирәклеген, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларның елдан – ел арта буруын күрсәтә.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International