Татарстан яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле кертелгән чикләү чараларын бетерүнең өченче этабына күчә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.