Рөстәм Миңнеханов: “Без кайда һәм ничек төзергә икәнлекне ике ел алдан белергә тиеш”

2013 елның 9 феврале, шимбә
Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торак тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

“Без ике ел алдан кайда һәм ничек төзергә икәнлекне белергә тиеш”, - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Ул утырышта катнашучылардан беренче чиратта төзелеш өчен җир участоклары әзерләү мәсьәләсенә игътибар бирүне сорады.

“Бүген республика муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 220 мең кв.м торак төзелеше өчен урын әзер. Әлегә Казанда төзелеш башлау өчен бер кв. метр да күрмибез. Бу җитди мәсьәлә. 2014 елга торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру планнары зур. Беренче бурыч – җир участоклары әзерләү. Вакыт тиз уза. Бүген Азнакай, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорски, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай районнарында һәм Чаллыда 2014-2015 елларда торак төзелеше программасын гамәлгә кую өчен мәйданчыклар күрәбез. Вәзгыять катлаулы”, - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин үз чыгышына киләчәктә социаль ипотека программасы буенча төзелеш алып баруда да проблемалар булуына игътибарны юнәлтте. “Казан буенча вәзгыять бигрәк катлаулы”, - дип билгеләп үтте ул.

“Иске йортларны бетермичә яңа мәйданнар табу катлаулы. Теләсә нинди очракта район хакимияте вәкилләре белән төзелеш өчен мәйданчыклар әзерләү зарур. Без кайда һәм ничек төзергә икәнлекне ике ел алдан белергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елда социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 113 объектның 50 сенең әзерлеген югары дәрәҗәдә дип бәяләргә мөмкин, 22 объект уртача әзерлектә, 41 объект түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.

Республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә 3 муниципаль берәмлектә 2012 елда субсидия алган 12 ветеран торак алу өчен килешү төземәгән, дип белдерде министр. Республикага ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен чираттагы транш күчте.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгына 2012 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип танылган күп фатирлы тораклар реестры җибәрелде. Бу мәгълүмат буенча авария хәлендәге торак мәйданы 427 мең кв. метр тәшкил итә. Якын арада фонд тарафыннан финанс ярдәм күләме билгеләнәчәк һәм гражданнарны тузган торактан күчерү буенча адреслы республика программасы гамәлгә ашырылачак.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International