Авыл спортчылары һәм иң көчле чаңгычалар финишта

2013 елның 9 феврале, шимбә
9 февраль көнне иртәнге сәгать 10да “Снежинка” спорт – сәламәтләндерү комплексында районның авыл җирлекләреннән килгән спортчылар старт сызыгына басты. Шунысы игътибарга лаек, быел беренче тапкыр авыл җирлекләренең үзләрендә дә чаңңгы ярышлары оештырылды. Аларда 310 кеше катнашты. Югары күрсәткечләргә ирешүчеләр “Татарстанның чаңгы юлы” гомумроссия акциясе һәм авыл яшьләре спортакиадасы кысаларында “Снежинка” спорт– сәламәтләндерү комплексында көч сынашты.

Чаңгы спорты – әлмәтлеләрнең генә түгел, авыл хезмәтчәннәренең дә яраткан төре. Матур бер бәйрәм кебек оештырылган ярышлар талчыгуларны онытып, үзенә күрә бер күңел ачу, чыдамлыкта, өлгерлектә сынашу чарасы да булып тора. Ярышларга бер ир– егет, бер хатын –кыздан төзелгән 20 команда кертелде. Бәйге шартлары буенча, ир–егетләр 3 км, хатын –кызлар 2 км ераклыкка чаптылар. Шәхси күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләрне Югары Мактамадан Габдуллин Илгиз һәм Сөләй авылыннан Хәйдәрова Мәрьям күрсәтте. Командалар арасында җиңүчеләр соңрак, гомуми нәтиҗәләрне санагач билгеле булачак.

Төштән соң “Снежинка” спорт – сәламәтләндерү комплексы Әлмәтнең иң көчле чаңгычыларына тапшырылды. Биредә 13 яшьтән зур булган, 14–15, 16–17,18–35,36–45 яшьлекләр һәм анан да өлкәнрәкләр үзләренең ни дәрәҗәдә җилдән җитез булуларын күрсәттеләр. Мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары, оешма, предприятиеләрнең үз командалары арасында югары күрсәткечләргә ирешкән 207 спортчы тагы бер тапкыр, бу юлы инде “Снежинка”да чаңгы юлы салды. Һәр яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнеп, аларның һәрберсенә бүләкләр һәм Мактау грамоталары бирелде.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник”– “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International