Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юлы” акциясе старт алды

2013 елның 8 феврале, җомга
Кичә, 7 февральдә, Әлмәт “Татарстанның чаңгы юлы” акциясенә кушылды.

Гомумроссия чарасын 1-5 нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Иртәгә аларга урта звено сыйныфлар кушыла. 9 февральдә “Снежинка” спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең иң көчле чаңгычылары старт сызыгына баса. Якшәмбе көнне исә шәһәр мәйданында спорт сөюче һәркем өчен чаңгыда массакүләм ярышлар оештырылачак. Илдә быел 1,5 миллионнан артык рәсәйле чаңгы эзе салачак дип планлаштырыла. Узган ел 21 меңнән артык әлмәтле чыдамлыкта һәм өлгерлектә көч сынашкан иде. Быел андыйлар саны тагын да күбрәк булыр дип фаразлана. Чаңгы спорты – әлмәтлеләрнең яраткан спорт төре дияргә газетаның узган саннарындагы сораштырулар дәлил була ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International