Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы узды.
Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, ветераннар, ТР Дәүләт Советы депутатлары, район активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.