Бүген Әлмәттә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урам Тайм» проекты старт алды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Ул район башлыгы Тимур Нагуманов белән яңартылган Ленин урамы буйлап йөрде, халык белән аралашты. Фәрит Хәйрулла улы шәһәрдәге үзгәрешләрне югары бәяләде.