«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Әлмәттә Совет ур., 125 адресы буенча урнашкан ишегалды ремонтланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бүген башкарылган эшләрнең сыйфаты белән таныштылар.
Ишегалдында юллар һәм тротуарлар ремонтланды, эскәмияләр, чүп-чар өчен урналар һәм мәйданчыклар куелды, спорт мәйданчыгы булдырылды. Барлык эшләр дә халык белән килештерелде.