Әлмәт районында иң яхшы комбайнчыларны котлау дәвам итә. Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев «Союз-Агро» ҖЧҖдә булдылар.
Тимур Дмитриевич урып-җыюның барышы, хезмәткәрләр өчен тудырылган хезмәт шартлары белән танышты, механизаторлар белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме - куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү һәм эшнең сыйфаты. "Уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк", - дип ассызыклады ул.