Шәһәр планеркасында Ленар Вәлиев шәһәрнең җәмәгать үзидарәләре эшчәнлеге турында сөйләде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлеге турындагы доклад белән Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.

Ул территориаль иҗтимагый үзидарәнең җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда халыкның инициативалы катнашуының бер формасы булып торуын әйтте. Гражданнар инициативалы, мөстәкыйль территориаль иҗтимагый үзидарә аша конкрет территориядә яшәү процессында барлыкка килә торган тормыш өчен мөһим проблемаларны үз җаваплылыгы астына ала.

Әлмәт шәһәре территориясендә 36 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International