Бүген Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты старт алды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Әлмәттә инде икенче ел рәттән үткәрелә.
Шулай ук чемпионатның беренче көнендә спринт дистанциясендә һәвәскәрләр категориясе өчен «Әлмәт триатлоны - TIMERMAN» үткәреләчәк. "Әлмәт триатлоны" старты 16:00 сәгатьтә башлана.