Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2020 елның 6 августында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
5 эшсез гражданның бизнес-планнары каралды. Алар барысы да үз бизнес-планнарын уңышлы якладылар һәм эшкуарлык эшчәнлеген теркәүне узу өчен дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.