Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүләр билгели башлады

2020 елның 7 августы, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, агымдагы елның 28 июленнән инвалидларга һәм инвалид балаларга ай саен акчалата түләү (ЕДВ) актив рәвештә билгеләнә.

Пенсия фонды апрельдән пенсияләрне һәм пособиеләрне дистанцион рәвештә билгеләргә, шулай ук гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм итәргә, элек билгеләнгән түләүләрне актив рәвештә озайтырга һәм яңадан исәпләргә мөмкинлек биргән чараларны тормышка ашыра. Пенсия фонды тарафыннан аерым төр түләүләрне билгеләү буенча эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International