Закон бозуларга юл куелмый

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
7 февраль көнне Әлмәт шәһәр һәм район Советының XXII берләштерелгән сессиясе булып узды. Көн тәртибендә Контроль–хисап палатасының еллык отчеты, сайлау участоклары комиссияләренә резерв составы кертү, муниципаль милекне приватизацияләү планын яңарту, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия комиссиясе составына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Сессия эшендә район башлыгы Мәҗит Салихов, Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева, депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина 2012 елгы эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

12 ай дәвамында белгечләр тарафыннан төрле характердагы 34 контроль–ревизия чаралары уздырылган. Планлы тикшерүләр кысаларында финанс–хуҗалык эшчәнлеге, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә бюджет средстволарының максатчан кулланылышы, торак–коммуналь хуҗалыкка булган таләпләрнең үтәлешен тикшерүгә анализ ясалган. Шулай ук, авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше, 94 нче федераль закон нигезендә товарларга заказ урнаштырылу, дәүләт, муниципаль, учреждениеләргә хезмәт күрсәтү белән бәйле башка юнәлешләр дә Контроль–хисап палатасы игътибарыннан читтә калмаган.

Федераль, республика органнары, прокуратура, Эчке эшләр идарәсе мөрәҗәгатьләре буенча да тикшерүләр уздырылган, закон бозулар ачыкланган.

Җәмилә Рәшитовна билгеләп узганча, торак–коммуналь хуҗалык тармагында 8 контроль–аналитик тикшерү уздырылган. Район башлыгы инициативасы белән коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кайнар су һәм электр энергияләрен исәпләүче приборларга карата булган таләпләрнең үтәлүе, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен квитанцияләрдә күрсәтелгән бәяләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуы ачыкланган. Ялгыш бәяләр белән килгән квитанцияләргә киредән исәп– хисап ясалган.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина муниципаль район һәм шәһәр советының 2013 елга якынча эш планы белән таныштырды.

Сессия карары нигезендә, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия комиссиясе рәисе итеп район башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова билгеләнде.

21 сорауны үз эченә алган сессия дәүләт бүләкләре, советның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International