“Кыш көне кошларны ашатыгыз” бәйгесе башланды

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт башкарма комитеты карары нигезендә, Экология департаменты 2013 елның 24 январеннән башлап 1 апрельгә кадәр “Кыш көне кошларны ашатыгыз” дип исемләнгән иҗади бәйге башлануын хәбәр итә. Халыкның, яшьләр һәм балаларның игътибарын тирә- як мохит, аны саклау,кайгырту мәсьәләләренә юнәлтүне күздә тотып оештырылган бәйге 3-6, 7-11, 12-17, һәм 18 яшьлекләр арасында теманы ачып салган “Иң яхшы рәсем”,”Иң яхшы фото”, “Иң яхшы җимлек” номинацияләре буенча уздырыла. Элемтәләр өчен телефон : 33-46-14, 33-49-75.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International