Август-район игенчеләре өчен кызу вакыт. Аларга бүген һәр аяз көн һәм сәгать кадерле. Комбайнчылар һәр гектардан мөмкин кадәр күбрәк ашлык суктырырга тырышалар: хезмәт көндәшлек бүген дә авыл хезмәтчәннәре өчен актуаль.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев АҖ кырларын карап чыктылар. Урып-җыю кампаниясенең темплары һәм сыйфаты, шулай ук техниканың торышы, куркынычсызлык тәэмин ителеше бәяләнде. Һава шартлары уңай булса, Әлмәт игенчеләре урып-җыюны вакытында төгәлләргә планлаштыралар.