«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесе старт алды

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
15 февраль көнне Казанда уздырылачак “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсы иң күләмле һәм әһәмиятле чараларның берсе. 8 февраль көнне Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният сараенда узачак бәйгенең төбәкара туры күпләрнең тормышында шулай ук мөһим этап булачак.

“Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйгенең 15 елдан артык тарихы бар. Бәйгенең максаты – хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотипларны үзгәртү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кызның уңай образын тудыру.

Бу уңайдан үзенең фикерләре белән район башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова да уртаклашты.

– Яшәешебезнең кайсы гына тармагын алсаң да, хатын-кызның активлыгы күзгә ташлана. Җәмгыятьтәге социаль проблемаларны чишүдә, булсын ул тәрбия, сәламәтлек саклау, ана, бала хокукын яклау, алар үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” төбәкара бәйгесе үткәрү урыны итеп ни өчен Әлмәт сайлануын ул болай дип аңлатты: – “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева катнашында Әлмәттә узган хатын-кызлар конференциясендә район һәм шәһәрдә күләмле эш алып барылуы тагы бер кат расланды, төбәкара бәйге үткәрү өчен Әлмәт лаеклы дип табылды.

Әлмәт шәһәренең хатын-кызлар Советы рәисе, Дәүләт Советы депутаты, музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева сүзләренә караганда, бәйгедә көньяк-көнчыгышның 8 районыннан вәкилләр катнашачак. Төрле тармакларда хезмәт куючы иң актив, иң тырыш гүзәл ханымнар һәм көчле ир-егетләр 10 номинация буенча сайлап алыначак. “Әлмәт өчен чараның әһәмияте зур, чөнки биредә потенциал югары. Тормышның тоткасы булган әлеге хатын-кызларыбызның хезмәте мактауга лаек, яшәү рәвешләре үрнәк. Без алар белән горурланабыз”, – ди хатын–кызлар Советы рәисе.

Быелгы бәйгенең номинацияләре генә түгел, катнашучылары да үзенчәлекле. Төбәкара бәйгегә Әлмәт данын яклап көч сынашачак гүзәл затларыбызның һәрберсе турында очерклар язарлык.

Тирә-яктагыларга үрнәк итеп куярлык шундый ханымнарның берсе “Хатын-кыз – ана” номинациясендә Оксана Боброва. Ул авыр тормыш ситуациясендә калган йорт-җирсезләр өчен көн дә кайнар ризык пешерә. Төзәтү колониясеннән чыгып кая барырга белмичә йөргәннәрне дә сыендыра Бобровлар гаиләсе. Шул ук вакытта, балалар бакчасы, мәктәпкә дә хәйрия ярдәме күрсәтерлек мөмкинлекләре табыла. Ә иң мөһиме, Оксана 5 бала анасы. Гаиләләре түгәрәк, тормышлары бөтен.

Икенче номинант Екатерина Аничкина язмыш сынауларына бирешмәүче, көчле рухлы хатын-кыз. Балачактан церебраль паралич булуына карамастан, башкалар белән бергә мәктәптә укый, югары белем ала, тормыш кора. Үзе турында гына кайгыртмый ул, “Белая ворона” дип исемләнгән клуб оештырып, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарны үзе сыендыра. Клубта алар бергәләп китап, шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, үз тиңнәре белән аралашалар.

“Хатын-кыз – галим” номинациясендә нефть башкаласы данын яклау хокукы Әлмәттә дәүләт институты укытучысы, икътисади фәннәр докторы Роза Садыйковага бирелде. Актив яшәү рәвеше, иҗтимагый тормышта тоткан мөһим роле аның абруен тагы да арттыра.

Әлмәтнең иҗади уңышларында Фәридә – Кикар – Сафинаның өлеше зур булу бәхәссез. Район һәм шәһәркүләм уздырылган бер генә чара да аның профессиональ күзлеге аша узмый калмыйдыр. “Әлмәтем” бию ансамбленең җитәкчесе буларак та, Әлмәт шәһәрен дөньяның күп җирләрендә таныткан шәхес ул.

Адвокатлар конторасының консультация пункты мөдире, ТР атказанган юристы һәм шәһәрдә танылган психолог Ольга Ананьева “Хатын – кыз – иҗтимагый хезмәткәр” номинациясендә.

“Өченче яшь герое” номинациясенә ветераннар хоры җитәкчесе Тәнзилә Борһанова лаеклы дип табылды.

“Ел хатын-кызы” бәйгесендә үз эшләренең остазы булган Илсөяр Закирова, “Хатын-кыз эшмәкәр” номинациясендә Татьяна Смирнованың булуы да зур горурлык.

“Ир-ат – лидер ” номинациясенә Әлмәттән Геннадий Золкин тәкъдим ителгән. “Хатын-кыз тормыш тоткасы” дип юкка гына әйтмиләр. Гүзәл затлар кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, йорт җылысын саклау, гаиләгә, балаларга мөнәсәбәт үзәктә кала.

Бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп, Әлмәт гүзәлләре белән Казанда очрашырбыз дигән теләктә калабыз.

Ландыш ЗАРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International