7-9 августта безнең шәһәрдә триатлон буенча Россия чемпионаты һәм «Әлмәт триатлоны-TIMERMAN» ярышлары кысаларында стартлар узачак.
Россия чемпионаты триатлон буенча Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына сайлау булып тора. Һәвәскәрләр ярышларында Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре спортчылары катнашачак. Чара «Матч ТВ-ил» федераль телеканалында туры эфирда трансляцияләнәчәк.