ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт лидерлар сафында

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Икътисад министрлыгы узган ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын әзерләде.

Аннан күренгәнчә, бу юлы да Әлмәт, Түбән Кама, Лаеш районнары лидерлар сафында. Казан шәһәре рейтингның 4 нче баскычында.

2012 елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 21,7 мең сум булган. Республикада уртача хезмәт хакы буенча иң зур күрсәткеч Әлмәт (26 мең сум), Түбән Кама (25 мең сум) районнарында һәм Казан каласында (24,3 мең сум) теркәлгән. Уртача хезмәт хакының иң түбән күрсәткече Әтнә районында (12,5 мең сум) күзәтелгән.

Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,14 процент тәшкил иткән. 20 муниципаль берәмлектә эшсезлек күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.

2012 елда Татарстан территориясендә җан башына 494,3 мең сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләр күләме буенча Әлмәт (2,2 млн сумлык), Түбән Кама(1,4 млн сумлык) һәм Яңа Чишмә (800 мең сумлык) лидерлар. Республиканың 10 муниципаль районында (Әгерҗе, Әлки, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас, Теләче) узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча зарарга эшләүче предприятиеләр теркәлмәгән.

Былтыр Татарстанда файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданының җан башына туры килгән өлеше 0,6 кв метр булган.Ә менә Лаеш районында бу күрсәткеч 1,4 кв метрга җитә. Тукай районында җан башына - 1,2 кв метр, Биектау районында 1 кв метр торак туры килә, дип хәбәр итәләр Икътисад министрлыгыннан.

“Татар-информ”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International