Әлмәт торба заводы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Әлмәт торба заводы "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында катнашучы Татарстанның беренче предприятиеләренең берсе булды.

Заводта Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге экспертлары төркеме эшли. Алар хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү резервларына комплекслы аудит үткәрәчәкләр, җитештерүне арттыру программасын эшләячәкләр һәм әлеге программаның барлык чараларын тугыз ай дәвамында алып барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International