Яңа сезон алдыннан «Алтын алма турында әкиятләр» паблик-арт программасы экспертлары яңа экспедициягә юл тота

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Яңа сезон алдыннан «Алтын алма турында әкиятләр» паблик-арт программасы экспертлары яңа масштаблы тикшеренү уздырачак. Бу юлы аларны өйрәнү предметы җирле флора булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын алма турында әкиятләр» арт программасының төп үзенчәлеге - барлык арт - объектлар нигезендә урнашкан зур мәдәни тикшеренү. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгышы халкының традицияләренә, кыйммәтләренә һәм эстетикасына багышланган. Проект Әлмәтнең тарихи хәтерен һәм мәдәни кодын өйрәнү, паблик-арт булдыру, шәһәр тирәлеген трансформацияләү һәм шәһәрдә яшәүчеләр һәм монда кунак сыйфатында килгән кешеләр өчен мәгърифәтчелек программасын берләштерә. Ел саен яңа сезон алдыннан антропологлар, тарихчылар, фольклорчылар һәм социологлар Әлмәт һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләр белән сөйләшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International