Әлмәттә җәмәгать транспорты җитмәү проблемасы хәл ителде. Исегезгә төшерәбез, бу язда шәһәрдә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында автобус элемтәсе туктатылды.
29 июльдән Әлмәттә 4 нче номерлы автобус маршруты эшли башлады, ул «Техснаб» тукталышына кадәр йөри. Хәрәкәт маршруты: Фәхретдин-Шевченко автовокзалы - База-Техснаб-база-төзүчеләр-Ленин-Җәлил-Шевченко-Фәхретдин-автовокзал. Аңа 3 автобус хезмәт күрсәтәчәк.