3 августтан Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

3 августтан Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Бүгенге көннән 50дән артык кеше катнашында ачык мәйданчыкларда ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International