Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.
Фикер алышуның төп темасы агросәнәгать тармагының барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән үсемлекчелек, терлекчелек, техник модернизация һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен дә кертеп, нәтиҗәлелеген арттыру булды.