Татарстанда 1 млн 504,8 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 50,5% ы

2020 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау кысаларында контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан төзелә торган объектларны тикшерү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 717 тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International