Проблемалар күп, алар хәл ителә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
 Шәһәрне ТОСМСларга бүлү, әлеге эш алымнары белән микрорайоннарда һәм квартал араларында тәртип урнаштыру, төзекләндерүнең нәтиҗәлелеге барыбызның да күз алдында. Ел ахырында, кагыйдә буларак, ТОСМСта сайлаучылар белән очрашулар, халыкны алда торган планнар белән таныштыру башкарма комитет таләбе буенча һәрдаим үткәрелә.

4 февраль көнне 1 нче ТОСМСта шәһәрдәге отчет җыелышлары башланып китте. 15 нче мәктәпнең актлар залында узган очрашуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Извил Габдрәкыйпов, 1 нче ТОСМСның баш предприятиесе – “ Система-Сервис” идарә итүче компаниясеннән Дмитрий Скворцов, шәһәр Советының Беренче май округы депутаты Рөстәм Әхмәтҗанов, участок инспекторы, йорт идарәләре җитәкчеләре, башка служба вәкилләре катнашты.

ТОСМС җитәкчесе Ранас Кадыйров билгеләп узганча, җирле үзидарәләр халык белән муниципалитет арасындагы күперчек булып тора, төп бурычлары – гражданнарга проблемаларны хәл итәргә булышы. Шәһәрнең үзәк өлешендә урнашканлыктан, әлеге территориядә 37 предприятие исәпләнә, 6 меңнән артык кеше яши. Узган ел микрорайонны төзекләндерүгә баш предприятие һәм башка оешмалар тарафыннан барлыгы 2,5 миллион сум бирелгән. Әлеге акчаларга Ленин урамы, 85,113 нче йортларның ишек аллары, юлның машиналар йөри торган өлеше асфальтланган. “Система-Сервис” компанияләр төркеме ярдәме белән 15 нче мәктәптә җылылык, су белән тәэмин итү системасы, электрүткәргечләр ремонтланган. Ленин урамы, 85 нче йорт ишек алдын төзекләндерүгә Россия саклык банкы зур ярдәм күрсәткән. 2013 елда да микрорайонны төзекләндерү, яшелләндерү һәм башка юнәлешендә планда каралган эшләр үз вакытында башкарылыр дип ышандыра ТОСМС җитәкчесе.

1 нче торак йорт идарәсе эшчәнлеге буенча Ландыш Бәдретдинова чыгыш ясады. 8 йортта баскыч мәйданчыклары ремонтланган, 2263 кв. метр йомшак түбә, 1320 метр салкын су, 465 метр кайнар су, 496 метр җылылык, 550 метр канализация торбалары алмаштырылган. Торак-коммуналь хуҗалык төпсез кое кебек, проблемаларның берсе хәл ителә, икенчесе өстәлә. Ленин урамы, 119 нчы йортта яшәүчеләр өчен ишек алдына яшелләндерү мөһим булса, Шевченко урамы, 108 йортта яшәүчеләр 10 елдан артык вентиляция эшләмәүдән иза чигә. Ландыш Габделбәровна сүзләренә караганда, әлеге йорт 2014 елда капиталь ремонтпрограммасына кертелгән. Ленин урамы 119 йортның чарлагына кандалалар ияләшкән, өстәвенә, билгесез җирдән су үтә. Бу өлкәдә булган проблемаларга яшәүчеләр үзләре дә гаепле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 9 млн 976 сумга җыелган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Извил Әнәсович район һәм шәһәрдәге социаль-икътисадый хәл белән белән таныштырды, микрорайонда яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде.

Очрашуны йомгаклап, ул микрорайонда яшәүчеләрдән килгән шикаятьләрне игътибарсыз калдырмаска кирәклегенә басым ясады, бу эшне тагы да яхшырак оештырырга этәргеч бирә диде.

Ф.ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International