Әлмәт районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары хуҗаларын Африка дуңгыз чумасының куркынычы турында кисәтәләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт район ветеринария берләшмәсе куркыныч авыруның Татарстан чикләренә якын килүен хәбәр итә.

26 июльдә Самара өлкәсендә йорт дуңгызлары арасында 4 учак һәм 7 инфекцияле объект теркәлгән, кыргый фаунада 2 учак карантин режимында урнашкан.

Әлмәт районы территориясенә куркыныч чирне булдырмас өчен һәм дуңгызларның баш санын саклап калу өчен, ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗаларга РФ имин булмаган субъектларыннан АЧС кертүне булдырмау буенча чаралар күрергә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International