Дәүләт Думасы пленар утырышта сайлау законнарына үзгәрешләр кертү турындагы Законны өченче укылышта кабул итте.
Яңалыклар, шул исәптән, берничә көн дәвамында сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирү мөмкинлеген күздә тота. Бу мәсьәлә буенча карарны сайлау комиссияләре кабул итәчәк, өстәвенә, алар сайлауларны яки референдумны билгеләү турындагы карарны рәсми бастырганнан соң ун көн эчендә билгеләнергә тиеш.