«2020 елның 1 яртыеллыгында Әлмәт муниципаль районының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында» гомумшәһәр планеркасында Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 1 яртыеллыгында Әлмәт муниципаль районы берләштерелгән бюджетының керем өлеше, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алып, 2 369 млн. сум күләмендә үтәлгән, ягъни еллык планның 48% ы үтәлгән. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча үтәлеш 1 205 млн. сум яки 45,3% (норматив 50%) тәшкил итте.