Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 654 тикшерү уздырылган.
Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн 255 мең сумлык 82 карар чыгарылган. 19 карар буенча 1 млн 130 мең сумлык түләү срогы чыкмаган. Үзкөйләнешле оешмалар тарафыннан 751 оешма-СРО әгъзалары тикшерелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.