Уртага салып сөйләшенде

2013 елның 1 феврале, җомга
29 январь көнне отчет җыелышы Новотроицк авылы җирлегендә уздырылды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин, депутатлар, барлык служба вәкилләре катнашты.

Новотроицк шәһәрдән шактый читтә урнашкан торак пунктларның берсе. Исәптә торучы 1244 кешенең 702се эш яшендә. 4 гаилә өйләнешкән, 14 бала туган, табигый артым 3 кеше. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гафиятуллин чыгышыннан күренгәнчә, башкарма комитетның еллык кереме 3826 мең сум тәшкил итә. Физик затлардан салым җыю 164, җир салымы – 110, мөлкәт салымы – 159 процентка үтәлгән. 2012 елда җир участокларын документлаштыру буенча зур эш башкарылган. Россия саклык банкының Новотроицк авыл җирлегендә урнашкан филиалында барлык коммуналь түләүләр һәм салымнар кабул ителә. Әлмәт башкарма комитеты һәм Советы ярдәме белән пенсионерлар атнасына 4 көн бердәм социаль билетлардан файдаланалар. Әлеге проблеманың хәл ителүенә Дәүләт Думасы Федераль җыены депутаты Ришат Әбүбакиров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Бердәм Россия” партиясе булышлык күрсәткән.

“Кара-Алтын” ЯАҖ директоры Марат Насыйбуллин тырышлыгы белән авылда хәбәр итү системасы булдырылган, күп балалы гаиләләрнең җир участоклары межаланган.

Социаль-көнкүреш, экология, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә уңышлар белән беррәттән проблемалар да шактый. Авылда караучысыз маллар һәм этләр күп йөри, халыкны чисталык саклауга да өйрәтәсе бар. Шөгерчә фельдшер-акушерлык пункты авыруларны кабул итәрлек түгел. Балалар бакчасында электрүткәргечләрне, канализация торбаларын алмаштырырга кирәк.

Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, 3000 метр суүткәргечне алмаштыру да көнүзәк булып тора. Авыл кешеләре арендага алынган пай җирләренә Малышев тарафыннан берни дә түләнмәвенә ризасызлык белдерделәр. Милекне иминиятләштерү буенча да аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан. Яңа Чишмә районында шушы ук йорт-җирләр өчен түләнгән сумма Әлмәт районындагыдан күпкә арзан, тик бу рөхсәт ителми.

Күтәрелгән проблемалар игътибарсыз калмас, авыл кешеләренең тормыш шартларын яшырту юнәлешендә эш дәвам итәр дигән ышаныч бар.

Ф. САБАЛЫ
“ӘЛМӘТ ХӘБӘРЛӘРЕ” ГАЗЕТАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International