"Алтын алма турында әкиятләр" июльнең икенче яртысына планнар турында игълан итә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

"Алтын алма турында әкиятләр" паблик – арт программасы Пушкин музее яшьләр юнәлеше белән берлектә туры эфирлар сериясен тәкъдим итә. Youth Ambassadors Әлмәттәге арт-объектлар буенча чираттагы бушлай экскурсияләр расписаниесен игълан итә, шулай ук рус һәм татар телләрендә үз-үзеңне изоляцияләү турында заманча әкиятләр җыюны дәвам итә.

Instagramда туры эфирлар сериясе планлаштырылган - һәр шимбә 17:00 сәгатьтә проект велогидлары һәм Пушкин музееның яшьләр программасында катнашучылар төрле темаларга сөйләшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International