2020 елның 20-30 июлендә " Бала-төп пассажир!" Дәүләт автоинспекциясе Әлмәт районы буенча балигъ булмаган пассажирлар ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча чаралар комплексы үткәрәчәк.
16 яшькә кадәрге балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 бала яраланган, кызганычка каршы, бер бала һәлак булган. 2019 елның шул ук чорында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 13 бала зарарланган.