Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачаклар, аның срогы 2020 елда чыга.
Бу максатларга хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум бүлеп бирәчәк. Банкларга алар тарафыннан ташламалы кредитлар буенча алынмаган табышларны кайтару өчен субсидияләр бирү турындагы карар проекты Хөкүмәттә әзерләнгән инде.