Апрель аенда «Халык контроле» системасына 8 ел тулды. Бүген брифингта аның агымдагы елның 6 аендагы эшенә йомгак ясалды.
Системага тәүлегенә 287 гариза килә. Республикада яшәүчеләрнең шикаятьләрен 829 кеше эшкәртә. Мөрәҗәгатьләрнең 36% ы якынынын модераторлар дөрес булмаган рәсмиләштерү өчен кире кагалар. Кисәтүләрне төзәткәннән соң дәүләт хакимияте хезмәткәрләренә тапшыралар.