"Татнефть" гранты

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Чистайда күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды.

Бу - «Татнефть» компаниясе, лейкемия белән авыручы балаларга, Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фондының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак проекты.

Мондый кабинетны Чистай поликлиникасы базасында ачу инициативасы белән фонд чыкты. Ул «Татнефть» компаниясе грантлары конкурсында җиңүче булды. Грант акчасына кабинет кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, контактсыз термометрлардан алып өй шартларында кулланырга мөмкин булган күчмә кислород концентраторларына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International