Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Төтенне киметәбезме, әллә үзебезнеме?
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Дума депутатлары җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законны икенче укылышта кабул итте. Февраль аенда канун проекты өченче укылышта да кабул ителер дип фаразлана.
Бу очракта хөкүмәт һәм депутатлар штрафлар күләмен һәм тәмәкедән “азат зоналарның” чикләрен тәгаенләячәк.
Законны быелның 1 июнендә гамәлгә кертү планлаштырыла. Аның нигезендә беренче чиратта, дәүләт учреждениеләрендә, балалар мәйданчыкларында, лифтларда, подъездларда тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетәчәк. Тагын бер елдан вокзал, аэропорт, кунакханә, шифаханә, ресторан һәм кафеларда тартуны тыярга ниятлиләр. Тәмәкегә хирыс россиялеләрне (бу һәр өченче кеше дигән сүз!) катгый кысаларга кертеп, депутатлар балаларны һәм тартмаучыларны агулы төтеннән саклый. Ташлый алмасаң, өеңдә тарт, ягъни! Сүз уңаенда, бина эчендә тарту заллары булдыруга да киртә куя закон. Бары тик завод һәм офисларда “тарту яки тартмау” мәсьәләсен җитәкчеләр хәл итәчәк. Әлеге документ шулай ук тәмәке рекламасын тыя. Аңа кызыксыну уята торган чаралар – лотерея, логотиплы сувенирлар, фестиваль-бәйгеләргә иганәчелек тә булмаячак.
“Я кешеләр һавада төтенне киметә, яки төтен Җир шарында кешеләр санын киметәчәк” дигән бер акыллыбаш. Моны статистика да раслый. Безнең ил дөньяда тарту буенча беренче, тәмәке җитештерүдә өченче урынны алып тора икән. Ел саен шул “агулы төтен” суыру нәтиҗәсендә 400 000 нән артык гомерне югалтабыз. “Элек без космоста беренче булсак, бүген ләхеткә әйдәүчеләр”. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган лекцияләрендә “Аек Әлмәт” клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев бу хакта еш кабатлый. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында тәмәкене нәкъ менә корткычларны бетерү өчен кулланалар. Ә акылга муафыйк зат саналган кешеләр үз ихтыярында эшләп тапкан акчаларына сәламәтлекләрен җимерә. Тәмәке тартып киеренкелектән, стресстан бушану да иллюзия, минемчә. Әле берәүнең дә “балта асарлык” һавалы бинага килеп кергәч рәхәтлек кичергәнен, кәефләнгәнен күргән юк.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту чыннан да тыелырмы? Бүген сорауга ачык җавап бирүче булмас. Тәмәкегә, алкогольгә каршы күптөрле акцияләр уздырган, бу яман гадәтләр турында күп укыган, күзәткән Владимир Фәхриев, мисал өчен, “күпчелек кайгыртса, нәтиҗә булачак” дигән фикердә. Дәлиле бар. Соңгы берничә елда “Тәмәке тартуны чикләү турында”гы 87 нче санлы Федераль канунны гамәлгә ашыру максатында инициатив төркем мәктәпләр янында тәмәке белән сәүдә итүчеләргә каршы прокуратурага шикаятьләр “яудыра” башлагач, аеруча каланың көнбатыш өлешендә тәмәке сирәгәйгән. Бу закон гамәлгә кергәч тә, “күмәк күтәрелсәк, нәтиҗә булачак”, ди ул.
Кайбер экспертлар инде бүген үк закон гамәлгә кергәннән соңгы берничә елда илдә тартучылар саны 10 процентка кимиячәк, дип фаразлый. “Әле бу соңгы чик түгел, чөнки дөнья буйлап тәмәкегә каршы көрәш күтәрелә”, – ди икенчеләре. Шунысы кызык, Россиядә тәмәке тартучылар казнага бик кыйммәткә төшә икән. Алар озак, катлаулы формада һәм еш авыручылар. Ә бу акча, чыгым дигән сүз. Әгәр дә илдә тартучылар саны 10 процентка гына кимесә дә, ун ел эчендә бюджет егерме биш триллион сумга тулыланачак. Моны ишетсә, Аркадий Райкин герое “янга калачак” күләмгә шаккатып, “шумашедшие деньги” дияр иде. Һичшиксез!
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз